60 йшлек юбилейа сценарий

60 йшлек юбилейа сценарий

Яшьнэп уткэн яшьлек (сценарий на юбилей)

Яшьнэп уткэн яшьлек

(50 яшь тулу унаеннан)

Салмак кына маузыка янгры «картая мени сон йорэк»

Илле жзй, илле яз, илле коз, илле кыш

Ах кайчан уткэн бу?

Илле яшь — картлыкнын яшьлеге

Яшьлекнен картлыгы икэн бу!

Илле ел буена уткэн юл

Иллегэ ярылган илле кыл

Кыллары жэядэй тартылган

Бу жанга купме ук атылган

Просмотр содержимого документа
«Яшьнэп уткэн яшьлек (сценарий на юбилей)»

Яшьнэп уткэн яшьлек

(50 яшь тулу унаеннан)

(Салмак кына музыка янгрый картая мени сон йорэк)

Илле жэй,илле яз,илле коз,илле кыш

Ах,кайчан уткэн бу?

Илле яшь—картлыкнын яшьлеге

Яшьлекнен картлыгы икэн бу!

Илле ел буена уткэн юл

Иллегэ ярылган илле кыл

Кыллары жэядэй тартылган,

Бу жанга купме УК атылган.

Йогенен авыры жинеле

Ни генэ кичмэгэн жыймаган

Илледэ ир атнын гомере

Хэерле кич,исэнмесез, бэйрэмгэ килгэн кадерле кунаклар! Без буген менэ бу матур, якты залга Хэлфэт улы Маратнын илле еллык юбилеен билгелэп утэргэ жыелдык.

Эйе, илле ел аз гомер тугел,шуна курэ дэ без кабат сезнен белэн бергэлэшеп, Марат абыйнын бала чакларына, яшьнэп уткэн яшьлек елларына эйлэнеп кайтырбыз. Э хэзер эйдэгез Марат абыйнын узен тургэ чакырайык. Марат абый , рэхим итегез!

(Эйдэгез кунаклар,табынга рэхим итегез!)

Марат абый ,синен Туган конен белэн

Туганнарын буген котлыйлар.

Гел шат яшэ жирдэ, сэлэмэт бул,

Читлэп утсен сине кайгылар.

Зур бэхетлэр юлдаш булсын сина

Юлларынны голлэр бизэсен.

Сэлэмэтлек ярты бэхет дилэр

Шунысы бигрэк читлэп утмэсен.

Марат абый! Менэ буген сезнен ин куанычлы конегез. Сез буген нинди уйлар, тойгылар кичерэсез?(Марат сойли)

(остэллэргэ бригадирлар сайлана, тост кутэрелэ)

Жыр Алсу _________________________________________________

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабырырак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Ир-ат бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, булып калыгыз.Э хэзер яшьлек елларына эйлэнеп кайтырбыз(Видео клип)

Хэркемгэдэ бирелмэгэндер ул

Яшэу кукрэулэргэ тин гомер

Бу доньяга сез килгэнсез икэн

Юкка тугел,юкка тугелдер….

Эйе,Марат абый жир йозенэ юкка гына килмэгэндер.Эммэ лэкин бу унышларга ирешу очен арып-талып кайткан чакларда кем анны жылы итеп каршы алган кем тэрбиялэп анны эшкэ хэм яшэугэ дэртлэндергэн?Барыгызга да билгеле булганча Марат абыйнын жан яртысы—Айгуль апа.

Айгуль апа!Яшьлек елларына кире кайтып Марат абый белэн беренче очрашкан коннэрегез турында искэ тошереп китэ алмассыз микэн?(Айгуль и улы Айрат сойли)

50 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…

Котлау очен сузне олы апасы Милэушэ хэм жизнэсе Кави балалары Салават, Азамат-Катя, Айголгэ бирэбез.

Бэйрэмен куркэм икэн

Чын йорэктэн изге итеп

Телэклэр телэп утик

ди Марат абыйнын бер туган апасы Нафиса, жизнэсе Агзам балалары Айсылу — Нияз , Индира — Азат

Жыр «Туганыма телэклэр»

Котлауларны дэвам итик. Суз Нефтекама кунакларына.

жингэсе Рэфилэ улы Рустам хэм бер туган абыйсы Гаян, жингэсе Светага бирелэ

Сузне Марат абыйнын сенлесе Халида балалары Лилия хэм Линарга бирэбез.

Жыр Алсу _________________________________________________

Котлауларны дэвам итеп сузне ике туган абыйлары хэм жингэлэренэ бирэбез

Расих , Роза Рафаэль, Рэмилэ Баян, Голфия Данис ,Дамира

Котлау очен сузне Айгол апанын бер туганнары Анфиса ,Айбулат- Эльвина, Лэйсэн -Камиль, Финурга бирэбез.

Яшьлек калган, истәлекләр калган,
Яза-яза тулган көндәлек.
Кайсы елның кайсы көне генә,
Түгел микән сагынып сөйләрлек.
дилэр юбилярнын классташлары Кэрим-Гольнара, Назиф-Илсоя, Ульфат-Ирина, Резеда-Ростэм, Рэвис- Разеда, Гольнара

Сина гомернен ин озынын, бэхетнен ин зурысын, шатлыкларнын ин олысын юллыйбыз – ди гаилэ дусларыгыз Алсу, Нияз -Ляйсан,Азат- Айгуль, Инзир-Раушания хэм Азалия Кави кызы.

Хормэтле Марат абый!

Купме генэ гомер итсэгездэ,

юлларыгыз голгэ кумелсен,

тан нурлары булып, йортыгызга

тик шатлыклар гына сибелсен!

Кул кочегез белэн жирдэ эшлэп,

кон кургэнгэ туган илемдэ,

озын юллар сезгэ кыска булган,

хэм шуна сез япь-яшь буген дэ!

Марат абый суз сезгэ!

(Марат абый сойли)

Хормэтле кунаклар Марат абыйнын юбилеена багышланган бэйрэм тантанабыз шунын б.н тэмам! Туган конегез котлы булсын Марат абый.

Ә хәзер иң кызыксынучан кунак исемен алу өчен викторина уеныйбыз.

1. Марат абый атнаның кайсы көнендә туган?

2. Туганда ничә_____ кг һәм ничә_____ см булган?

4. Иң яраткан уенчыгы нинди булган?

5. Туе кайчан булган?

6. Улы Айратка ничә яшь?

7. Иң яраткан ризыгы нинди?

8. Бакчалары ничә сутый?

9. Нинди маркалы машина ярата?

10.Яраткан артисты кем?

11.Тормышта нэрсэне яратмый?

12.Ин яраткан жыры?( )

13.Буш вакытларында нэрсэ белэн шогеллэнэ?

14.Сонгы укыган китабы?

15.Тормышка ашмаган хыялы?

16.Ничэнче размер аяк киеме кия?

17.Нинди тос ярата?

18.Гороскоп буенча ул кем?

19.Гел кабатлый торган сузе?

Чын дуслар беркайчан да кыен хәлдә калдырмыйлар, менә бүген дә безнен бәйрәмнең кайбер кунаклары ойыштыруны үз җилкәбезгә алырбыз дилэр. Юбилярыбыз тыңлап торсын, язып алса да ярый. (капчыктан кунакларның исемнәрен алабыз) Бүгенге кичэнең тәртибе: Бүген кич йолдызларның фаразлавына караганда 20.00 сәг.тә_______белән ________нең арасында очкын кабыначак һәм сез моның гади генә мавыгу түгел, ә бер күрүдә гашыйк булу икәнен аңларсыз.

__________үзенең бик күптәннән ял итмәвен искә төшерер һәм __________белән бик иркенәеп китәр. ____________белән____________эротик бию башкарырлар. Берәр сәгатьттән соң ___________”мин крутой” диячәк, тагын ике сәгатьтән берни дә әйтмәс һәм урындыктан егылып төшәр. _________тиздән бурычка акча тарата башлаячак.һәм спиртлы эчемлекне эчә-эчә _________нең соклангыч аякларын кочаклаячак һәм кемгә күпме бурычка акча биргәнен онытачак. _____________духи исеннән исереп утырачак, _____________үзенең үбүен ________гә бүләк итәчәк, барысыннан да артык кычкырып____________җырлар, ___________эчәр. Бәйрәмнән соң ___________белән____________төнге клубка китәрләр, үзләре белән __________не дә ияртерләр. Бәйрәмнән соң ___________җәяү кайтып китәр, ______________не машина белән илтерләр, ______________калган кунакларны үзләренә алып китәр. __________бер ящик пиво алып килер һәм кичә беткәндә “Сезгә буш бутылка кирәк түгелме ? дип сорап йөрер, _________________өстәлгә менеп басыр һәм “сез стриптиз заказать иткән идегезме? Дияр. Э менә ______________хәзер рюмкасын тутырып салыр да тост әйтер .

Конкурс . Бию конкурсы. Конкурста барлык кешеләр дә катнаша, тик утырып кына. Биюдә куллар , күзләр, башлар , телләр, борын, колак катнаша. Иң оста биюче исеме тапшырыла.

Хәзер бер уен уйнап алабыз. 3 парны чакырабыз.Уен “Угадай мелодию” дип атала.

Уенның шарты буенча, егетләр урындыкка утыра. Ә кызлары артта басып торалар. Мин парларга сораулар бирәм. Кем җавапны белә , (әлбәттә кызлар җавап бирергә тиешләр) кнопкага басып җавап бирәләр. Кнопка — ул сезнең ирләрегез.

55 яшьлек юбилейга сценарий

Как организовать дистанционное обучение во время карантина?

Помогает проект «Инфоурок»

Х әерле кич хөрмәтле туганнар, якыннарыбыз. Без бүген, менә бу кунакчыл йортка, сезнең белән бергәләп _____ның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.

Тормышнын ин ямьле чагы,

Илле биш яшь – ул аз ә ле!

Алда ә ле – к ү пме шатлык!

К ү пме б ә хет, наз ә ле!

Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 55 яшеңне билгелисең. Алтын-сары яфраклы көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 55 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.

Читать еще:  Сценарий дискотеки для молодежи 25 привет тусовка

Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа!

Безнең бүген 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче бер генә кеше түгел әле:

________ һәм _______ның кызының

_______нең яраткан кайнанасының

Да туган көне. Бүген без шуларның барысын да котлап китәрбез.

Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

1952 ел. Алтын-сары көз көнендә ________ апа сау сәламәт кыз бала дөньяга китерә. Кыз бала тәүге тапкыр бар җиһанны яңгыратып, үзенең дөньяга килгәнлеген раслап аваз сала. Бу балага _________ дип исем бирәләр.

Шушы сабыйның әнисенә сүз биреп, тәпиен юып алыйк әле.

Ай үсәсен ел үсеп _________ сылу кыз булып үсеп тә җитә, укый, белем ала. Гаилә кора, ____ исемле асыл егетне тудыра. Әйдәгез әле ______нең әнисенең туган көнен уздырып алыйк.

Кунакларны бүгенге көннең, дөресрәге шушы башланган төннең һава торышы белән таныштырып алыйк әле.

«Бүген _______ районының ________авылында шампанский һәм шәраб белән кушылган яшенле яңгыр (юеш кар) явуы көтелә. Вакыты-вакыты белән, көчле җил искән уңайда, берничә чакрымга музыка һәм җыр тавышлары ишетелүе ихтимал. Төнге сәгать уникеләрдә чама белмичә эчә торганнарның күз аллары томаланыр, аяк асларында җир тетрәр, юллар бик тайгак һәм кәкре-бөкре булыр. Кырык градуста эт тә оясыннан чыкмый. Кырык градустан сакланыгыз. Баганалар кочаклап, стеналарга тотына-тотына йөрерлек хәлгә җитә күрмәгез. — Районның метеорология станциясе».

Ә хәзер иң кызыксынучан кунак исемен алу өчен викторина уены башлыйбыз.

1. ________ апа атнаның кайсы көнендә туган?

2. Туганда ничә кг һәм ничә см булган?

4. Иң яраткан уенчыгы нинди булган?

5. Туе кайчан булган?

6. Рөстәмгә ничә яшь?

7. Иң яраткан ризыгы нинди?

8. Бакчалары ничә сутый?

9. Нинди маркалы машина ярата?

иң кызыксынучан кунак исеме бирелэ

Чын дуслар беркайчан да кыен хәлдә калдырмыйлар, менә бүген дә без бәйрәмнең кайбер өлеләрен оештырны үз җилкәбезгә алырбыз. Юбилярыбыз тыңлап тосын, язып алса да ярый. (капчыктан кунакларның исемнәрен алабыз) Бүгенге кичнең тәртибе: Бүген кич йолдызларның фаразлавына караганда 20.00 сәг.тә_______белән ________нең арасында очкын кабыначак һәм сез моның гади генә мавыгу түгел, ә бер күрүдә гашыйк булу икәнен аңларсыз.

__________үзенең бик күптәннән ял итмәвен искә төшерер һәм __________белән бик иркенәеп китәр. ____________белән____________эротик бию башкарырлар. Берәр сәгатьттән соң ___________”мин крутой” диячәк, тагын ике сәгатьтән берни дә әйтмәс һәм урындыктан егылып төшәр. _________тиздән бурычка акча тарата башлаячак.һәм спиртлы эчемлекне эчә-эчә _________нең соклангыч аякларын кочаклаячак һәм кемгә күпме бурычка акча биргәнен онытачак. _____________духи исеннән исереп утырачак, _____________үзенең үбүен ________гә бүләк итәчәк, барысыннан да артык кычкырып____________җырлар, ___________эчәр. Бәйрәмнән соң ___________белән____________төнге клубка китәрләр, үзләре белән __________не дә ияртерләр. Бәйрәмнән соң ___________җәяү кайтып китәр, ______________не машина белән илтерләр, ______________калган кунакларны үзләренә алып китәр. __________бер ящик пиво алып килер һәм кичә беткәндә “Сезгә буш бутылка кирәк түгелме ? дип сорап йөрер, _________________өстәлгә менеп басыр һәм “сез стриптиз заказать иткән идегезме? Дияр. Э менә ______________хәзер рюмкасын тутырып салыр да тост әйтер .

Конкурс . Бию конкурсы. Конкурста барлык кешеләр дә катнаша, тик утырып кына. Биюдә куллар , күзләр, башлар , телләр, борын, колак катнаша. Иң оста биюче исеме тапшырыла.

Х ә зер бер уен уйнап алабыз. 3 парны чакырабыз. “Слабое звено” уенын уйнап алабыз х ә зер.

Уенны ң шарты буенча, егетл ә р урындыкка утыра. Ә кызлары артта басып торалар. Мин парларга сораулар бир ә м. Кем җ авапны бел ә , ( ә лб ә тт ә кызлар җ авап бирерг ә тиешл ә р) кнопкага басып җ авап бир ә л ә р. Кнопка — ул сезне ң ирл ә регез. Һә р ирне ң ү з кнопка тавышы булырга тиеш. М ә с ә л ә н сезне ң нинди тавыш булачак?!

(тыр-р-р, зи ң -зи ң , ди ң -ди ң һ .б.)

55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле:
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.

Кадерле ______ апа !

Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма !

Юбилейлар өчен сценарий

Юбилейлар өчен сценарий

Алып баручы:

Кадерле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!

Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм -район укытучылары, мәктәп коллективы, укучылар, әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган _______ юбилей тантанасы.

Җилдәй җитез узып киткән гомер,

Күпме юллар сизми узылган.

Якты хатирәләр юл буена

Гүя маяклар күк сузылган.

Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,

Шаулап узган тормыш билгесе,

Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,

Яшьлек калган, истәлекләр калган,

Яза-яза тулган көндәлек.

Кайсы елның кайсы көне генә,

Түгел микән сагынып сөйләрлек.

(Юбилярның кыскача биографиясе сөйләнә.)

Алып баручы:

______ ! Бу тормышның озын юлларыннан

Атладың да , һаман атладың;

Кеше дигән, укытучы дигән

Исемеңне горур сакладың.

Хезмәткәрләр күңелендә сиңа,

Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;

Гомереңнең зая узмаганын

Әйтеп тора матур эшләрең.

(Юбилярның уңышлары әйтелә)

Алып баручы:

Укытучы метеор шикелле ул,

Уттай янып үтә гомерен.

Адым саен ул кабыза бара

Нәни дусларының күңелен.

Картаер бер, ләкин ул кабызган

Янар тауларны сез күрерсез.

Аның гомере шул тауларда булыр

Укытучы эше – үлемсез.

(Котлау өчен сүз мәктәп директорына бирелә.)

Алып баручы:

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын – кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, иҗади эшләүче укытучы булып калыгыз.

50 яшьне узам димә,

Син яшьлектән әле китмәгән.

Үтеп барган еллар йөзләреңә

Тирән буразналар сызмаган.

Буй-сының да артык үзгәрмәгән,

Күзләреңдә шул ук очкыннар.

Табигатең синең һаман да яшь,

Әйтерсең лә синдә тылсым бар.

Җиңел тормыш белән яшәмәдең,

Хәсрәтең дә булды, сагыш та.

Тезләндере кебек тоелса да,

Җиңә белдең син бу алышта.

Сабыр гына атлап кердең,

5 ун булган алтын көзеңә.

Саулык, бәхет янәшәңдә булып,

Җитсәң иде олуг йөзеңә.

(Котлау өчен сүз ата-аналар комитеты председателенә бирелә).

Читать еще:  Сценарий дня рождения 17 лет

Алып баручы

Узган елларыңны барлыйбыз.

Бераз көнләшеп тә, сокланып та

Яратып та Сезгә карыйбыз.

Көнләшәбез, чөнки мондый хөрмәт,

Бик күпләргә әле эләкми;

Хезмәтегез халык күз алдында

Артык сүзләр монда кирәкми.

Ничә буын Сезнең образны

Маяк итеп алган юлына

Ничә буын рәхмәт әйткән зурлап,

Аттестатын тотып кулына.

Тактадагы саннар, цифрлар

Ничә язып, ничә сөртелгән;

35 елның һәр көне

Хезмәт белән сизми узылган.

(Котлау өчен сүз профком рәисенә бирелә)

Алып баручы.

“Укытучы килгән” диеп йөгерде,

Урамдагы наян балалар.

Япь-яшь апа идең, еллар, еллар…

Маңгайларга сырлар салалар.

Хәтерлисең: класс, укучылар

Алар өчен янып йөрүләр…

Төннәр буе дәфтәр тикшерүләр,

Кеше булсыннар дип йөрүләр.

(Котлау өчен сүз юбилярның чордашы-хезмәттәшенә бирелә)

Алып баручы.

Сабыр да Сез, гади, кешелекле,

Кылган эшең – бары изгелек.

Шатлыкларда үтсен синең көннәр

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Юлларыңда киртә очраса да,

Тирән упкыннарга юлыкма.

Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек

Хезмәттәшләрең барын онытма.

(Котлау өчен сүз юбилярның хезмәттәшенә бирелә)

Алып баручы.

Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә тормышыңның әллә нинди вакытлары булды. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән ана булдың.

Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа өлеш чыгардың. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, балаларың берсе-берсе 10 егеткә торсын, күзле-башлы булып, үзеңнеке кебек тату тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.

(Котлау өчен сүз юбилярның якын туганнарына бирелә).

Алып баручы

Аккан сулар кебек еллар үтә,

Һич туктатып булмый вакытны.

Һәр ел саен туган көннәр уза

Якынайтып безгә картлыкны.

Сезнең куллар таш пулатлар салмый,

Манаралар өйми күкләргә;

Ләкин тыйнак, ихлас хезмәтегез,

Маяк булды юлда күпләргә.

(Котлау өчен сүз мәктәпнең элеккеге укучыларына бирелә)

Алып баручы.

______яшь ул гомер чиге түгел,

Әле алда – таңнар, офыклар;

Алда көтә әле зур планнар

Үстерәсе нәни оныклар.

Таң нурлары булып йортыгызга

Ак бәхетләр генә сибелсен.

Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,

Юлларыгыз гөлгә күмелсен.

Нурлы еллар гына киләчәккә,

Сезне мәңге озата барсыннар.

Сезнең өчен нәни шатлыклар да

Бәхет булып яфрак ярсыннар.

(Котлау өчен сүз укучыларга бирелә)

Менә килеп каршыгызга бастык,

Иңнәребез шактый ныгыды,

Мәктәптәге һәрбер көнебез

Сезнең белән бергә узылды.

Үстерербез кырда игеннәр,

Матур җырлар иҗат итәрбез.

Тормыш юлларына үзебезгә

Яңа эзләр салып китәрбез.

Еллар ерагайтыр, һәрберебез

Күңеленнән Сезгә эндәшер.

Шатлыкта да, авыр чакларда да

Һаман Сезнең белән киңәшер.

Безнең өчен Сезнең маңгайларда,

Яңа сырлар бәлки арткандыр.

Кайбер уйланмаган эшләребез

Йөзегезгә кызыл яккандыр.

Омтылдыгыз бар күңелегез белән

Дөреслеккә, һәрчак хаклыкка;

Өйрәттегез безне – балаларны

Намуслылык, аклык, сафлыкка.

Барсы өчен Сезгә чын күңелдән,

Чын йөрәктән рәхмәт диябез.

Без әле дә Сезне якын итеп,

Үзебезнең апа диябез.

Бүгенгедәй матур, көләч булып,

Нык-нык басып бирдә яшәгез.

Озак еллар сау-сәламәт булып

Яшен булып күкрәп яшьнәгез.

Алып баручы.

Сезнең өчен бүгенге көн гаять шатлыклы да һәм бераз гына, бәлки, сагышлы да.

_______________яшь әле ул әчкелтем-төчкелтем, тозлы-борычлы тормыш тәҗрибәләренең җитлеккән бер чоры гына.

___________ яшь әле ул нибары _______кыш, _________көз, _________ җәй, һәм ______ яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда Сезнең өчен ул гомерегезнең бер җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Шушы изге минутларда яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын, бүгенге ихлас теләкләр барсы да кабул булсыннар.

Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.

(Котлау өчен сүз юбилярның хезмәттәшләренә бирелә.)

Котлау.

Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне,

Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын,

Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне

Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын!

Килер еллар озын гомер бүләк итсен,

Безнең өчен бик якын һәм кадерле син!

Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен,

Уңышларның яңаларын алып килсен!

Юбилярны котлап җыр башкарыла.

Алып баручы.

Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,

Котлы булсын туган көнегез.

Куанычтан –куанычка атлап,

Шатлык чәчеп, бәхет игегез!

Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы

Сау-сәламәт, таза булыгыз.

Алып барсын йөргән юлыгыз.

Укучылар котлавы.

Пушкин, Есениннар җырлаган

Хисләр белән Сез дә янасыз;

Бөек рус теленә мәхәббәтне

Күңелләргә безнең саласыз.

Тел байлыгы- күңел байлыгы дип

Өйрәтәсез кереп йөрәккә

Шул тел кайчак эшне бозып куйса,

“2” легез үтә үзәккә.

Андый чакта үпкә сакламыйбыз

Сез бит безгә әни шикелле;

Шуңа әйткән һәрбер сүзегез

Чын күңелдән, ихлас, үтемле.

Рәхмәт Сезгә барысы, барысы өчен

Яшәү көче, дәрте сүнмәсен.

Сәламәтлек Сезне ташламасын

Авырлыклар бер дә килмәсен.

(Җыр башкарыла)

Укучылар котлавы.

Юл күрсәтте________ апа

Муеннан гашыйк һәр бала,

Аның бай белеменә.

Артист та ул, якын дус та,

Әни кебек сизгер дә.

Тыйнак та, бик ягымлы да,

Булдыклы да, өлгер дә.

Сүзен озак сөйләп тормас.

Әйтер үтәрлек итеп.

Исең китәрлек итеп.

Булды авыр көннәр,

Ярдәм итте безгә

Йөрәгегездән чыккан җылы сүзегез.

Сагынсак та әгәр.

Кире кайтмас еллар…

Рәхмәт әйтеп башны иябез.

(Котлап җыр башкарыла.)

Алып баручы:

50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә,
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.

***
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.

60 яшь юбилейга / С юбилеем 60 лет на татарском

Сине шушы иң зур, шатлыклы бэйрэмең белэн, жан тибрэлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгэн көнең белэн котлыйбыз!

60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 жэй һэм 60 яз гына. Йөзлэреңдэ нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең жэе генэ. Эле аның көзе дэ, кышы да, кабат эбилэр чуагы да булыр. Сиңа бездэн бер генэ телэк — саулык, э тэн сихэтлеге ул — озын гомер, шатлык, бэхет һэм күңелеңдэге илаһи нур тамчысы.

Килэчэктэ балаларың вэ оныкларыңнан игелек, шэфкать күреп, тормышка сөенеп яшэргэ язсын.

Алтмыш ел да үтеп киткән икән
Сез дөньяга килгәннән бирле.
Тормыш һаман хезмәт тәлап итә.
Тормыш һаман матур һәм серле.

Үрнәк итеп сөйли һәркем сезне,
Суынмасын йөрәк җылыгыз.
Җәйләр белән бергә килеп җиткән
Куанычлы туган көнегез.
Безнең теләк сезгә: 100 яшәгез,
Өзелмәсен җирдә сыегыз!

Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.

Мәҗлескә чакыргансың
60ың тулган имеш
Каян килгән 60 ди ул
Мыек чыкмаган килеш?!

Кеше ышанмаслык сүзне
Чын булса да сөйләмә
Хатыныңа ничә булса
Син дә әле шул тирәдә.

Олы тормыш юлына да
Яңа басасың кебек
Кайсы юлдан китәсе дип
Башың ватасың кебек.

Кайсы юлдан атласаң да
Якты булсын көннәрең
Чөнки алтын кулларың бар
Җитмеш төрле һөнәрең.

60ың тулса тулгандыр
Әйдә ярар чурт с ним
Йөрәгең белән һаман да
18 дә бул гел син.

Кызганма син үткән елларыңны
Яшәү үзе җирдә зур бәхет.
Юбилеең белән котлап сине
Сәламәт бул дибез һәрвакыт.

Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир- ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.
Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, кар­таймагансыз, саргаймагансыз.

Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшлә­гәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.

Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге те­ләкләрегезгә, ниятләрегезгә, догаларыгызга җавап бирсен.
Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшьлек гомер гомермени
Яшә әйдә тагын алтмышны!

Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тиб­рәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!

60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.

Читать еще:  Сценарий поздравления с 45 летием женщине коллеге

Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.

Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

60 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.

Игътибар! Якыныгызның, танышыгызның телефонына Путин үзе шалтыратып котлавын телисезме? Яисә башка кызыклы яки ихлас котлау сүзләре заказать итәсегез килсә түбәндәге виджет сезнең өчен. Ниләр сөйләячәген алдан тыңлап карый аласыз.

Көз җитте дип гөлләр саргаймасын
Чәчкәләрен җиргә сипмәсен.
Яшь җитте дип йөрәк картаймасын,
Гомеркәйләр әле бетмәсен

Балаларың белән бергә-бергә
Тигезлектә язсын яшәргә.
Җәйге яңгыр кебек шыбырдарга,
Җәй яшене кебек яшьнәргә.
(Рәйсә Имамиева)

Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр килә,
Якынайтып безгә картлыкны.

60 яшь гомер ул гомермени
Яшә әйдә тагын алтмышны!

Алтмыштамы алтмышта
Картаймыйлар ялгыш та.
Ут өертеп бу дөньяда
Яшәп була алтмышта

Бирешмәгез сагышка,
Рәхмәт әйтеп язмышка
Узу кирәк алтмыштан —
Җитү кирәк җитмешкә!

Йөз яшә син кадерлебез,
Сүрелмәсен җанда дәрт-дәрман!
Якыннарың сиңа шуны тели,
Дусларыңнан сиңа шул фәрман.

Гомерегезнең олы туе булсын котлы!
Куанычлар һәм шатлыклар булсын потлы!
Җитмештә дә, сиксәндә дә, туксанда да
Йөрәгегез бүгенгедәй булсын утлы!

60 яшь ул — картлыкларның сабый чагы,
Шуның кадәр яшәп була димәк тагы.
Кайда гына яшәсәгез торсагыз да
Һич онытмас сезне яше-карты.

Картаям шул, картаям дип көенмәгез,
Пенсиягә чыгам диеп сөенмәгез.
Гаиләдә күптән бабай булсагыз да
Гел яшәреп яшәгез сез арабызда.

Еллар кырыс, мәрхәмәтсез —
Маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мәңге яшь булып кала.

60 яшең тулса тулсын
Йөрәк утың сүнмәсен,
18 дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.

Алтмыштамы — алтмышта.
Шатлык та күп сагыш та,
Туры юлдан тайпылмадың
Атламадың ялгыш та.

Күпме генә бәхет теләсәк тә
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле син һәрбер кешегә.

Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп.
Сау-сәламәт булып туксанны да,
Үткәрергә язсын бергәләп.

Алтмыш яшең белән, газиз туган!
Сәлам сиңа ихлас йөрәктән.
Үткән юлың синең сырлы булган…
Дөнья, шөкер, күпкә өйрәткән…

Кылган гамәлләрең — иксез-чиксез.
Үкенечкә — калган эшләр бар.
Өмет өчен әле кодрәтең бар,
Хыял өчен матур хисләр бар.

Алтмыш тулганнарга, бабай, диләр.
Яшүсмергә, дөрес, баш кеше.
Картлар арасында син — «салага».
Картлык өчен — ифрат яшь кеше!

Яшә әле, туган, яшәр әле,
Күңел канатларын җилкетеп.
Чибәр ханымнарны ымсындырып.
Баскан чакта — җирне селкетеп!

Бүген синең юбилеең, әти!
Алтмыш яшең — Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.

Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул, яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең битеңне.

Абынганда, җайлап аңлатасың,
Сабыр төбе алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, без тармагы,
Җиргә берегеп үскән имәннең.

Алтмыш яшҗ ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.

Рәхмәт әти, сиңа барсы өчен.
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.

Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 60 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез! Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән …

Үткән гомер — кичкән елга,
Аны санарга түгел.
Чигәгә кар кунган саен
Язны яңарта күңел.

Язның назлы нурларыннан
Жаныңа үсә канат.
Яшлегеңә кайтасың да
Китә алмыйсың кабат.

Синең әле алкышларга
Күмелә торган чагың.
Настоящий егет булып
Күренә торган чагың.

Сиксән түгел, туксан түгел,
Нибары алтмыш кына.
Күтәрелгән чагың гына
Гомерең балкышына.

Балаларың буй житкергән,
Оныкларың тирәңдә.
Яннарыңнан да китмиләр
«Яратабыз» — диләр дә…

Яшь кызлар да «бабай» дими,
«Абый» дип дәшә әле.
Шатлык чәчеп, бәхет урып
яшә дә яшә әле.

60 яшең тулды менә!
Байлыгың-алты дистә!
Кичә генә булган кебек
Алтмышы тиен истә.

Әйтерсең, бүген әле син
Башлыйсың яши генә.
Керәсең атлап бары тик
Картлыкның яшьлегенә.

Менә шулай тыйнак кына,
Кызыкмый артыгына,
Җитәрсең Аллаһ боерса,
Картлыкның картлыгына.

60 яшең тулса тулсын,
Күңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал Син.

Син әле солдаттан кайткан
Егетләр кебек кенә!
Алтмышның аргы ягында
Яшә Син көлеп кенә,
Алтмыш еллык хәзинәңнең
Кадерен белеп кенә.

Еллар кырыс, мәрхәмәтсез-
маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мэңге яшь булып кала.

60 яшең тулса тулсын,
Йөрәк утың сүнмәсен,
18 дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.

Яшә, дускай, кайгы белмә,
Хәсрәт күрмә дөньяда,
Хөрмәтләсен дус-ишләрең,
Кадерле бул семьяда

Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,
Йөрәктә сез кичен-иртәсен.
Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,
Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.

Гомерегез булсын бәхетле,
Бәхетегез булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сезгә бу көнне.

60 яшь бит әле матур гомер,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер үтсен шатлыкта.

Кызыкма, дустым, байлыкка,
Саулык бирсен Ходай нык.
Саулык китсә, алтын да чүп,
Саулык — җирдә зур байлык.

Маңгаенда сырлар — үткән еллар,
Борчуларың эзе — ак чәчең.
Җиде балаң, әткәй, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 60 яшең.

Уфтанма, гомер уза диеп,
Еллар бер дә бушка узмаган.
Еллар үтә торсын әкрен генә,
Сүрелмәсен генә дәрт-дәрман.

60 яшең тулсын,
Күңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал Син.

Авыруны белми яшә,
Бул һаман үз көчеңдә.
Сине исән-имин күрү
Бәхет безнең өчен дә.

Күрмә кайгы, белмә хәсрәт,
Шатлан да Син, көл Дә Син.
Мәңге яшь булсын йөрәгең,
Картаюны белмәсен.

100-гә хәтле яшә! Хәтта
100-дә соңгы чик түгел.
Җырдагыча, Сиңа кояш
Гомере тели күңел.

Син әле солдаттан кайткан
Егетләр кебек кенә!
Алтмышның аргы ягында
Яшә син көлеп кенә.
Алтмыш еллык хәзинәңнең
Кадерен белеп кенә.

Алтмыш түгел, алты унлык,
Яки унике «бишле»,
Һәр елыңның һәр аена
Тормыш куйган бер «биш»не.

Керәсең гомер көзенә,
Башың тотып югары,
Узган тормыш юлың өчен
Тормас йөзең кызарып.

Төрле чакларың булгандыр
Олы тормыш юлыңда,
Дәрәҗәң бар, абруең зур
Кешеләр арасында.

Әтиле йортның коты бар,
Тарта күңел гел шунда,
Балаларың, оныкларың —
Бәхетлебез син барда.

Уфтанма, бүген алтмыш, дип,
Күңелең синең яшь әле,
Йөзеңнән нурлар сибелә,
Дәрт-дәрманың бар әле.

Парлы тормыш җиңелерәк,
Язмыш ялгыз итмәсен,
Тормыш чишмәсе җырласын,
Мәңге суы кипмәсен.

Әтиебез, кадерлебез,
Туган көнең гөрләсен,
Иң җылы котлау сүзләрен
Фәрештәләр өләшсен.

Бу көндә сиңа нәрсә, теләсәк тә,
Аз сыман.
Кайгы күрмә, чирне белмә
һәрчак яшә ямьле яз сыман.

Күк йөзендә чиксез күй йолдызлар,
Иң яктысы фәкать син генә.
Җир йөзендә күпме кеше яши.
Иң кадерле безгә син генә.

Юбилеең кортлы булсын
Телибез бәхёт кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең
Шатлыклар килең кенә.

Йөрәкләрдәй чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә, булган саф хисләр.
Озын гомер; якты, матур тормыш –
Безнең сиңа әйтер теләкләр.

Миллион подарков
Добавить комментарий